news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда реклама турындагы законны бозган өчен 5 миллион сум күләмендә штраф салынган
Агымдагы елда салынган һәм түләтелгән штрафларның күләме узган ел белән чагыштырганда кимегән
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 9 аенда монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе реклама турындагы законнарны бозган өчен 5 миллион 225 мең сум күләмендә штраф салган. Узган ел дәвамында Татарстанда шундый хокук бозу очраклары өчен 6 миллион 296 мең сум күләмендә штраф салынган.
Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Евгений Костюшин агымдагы елның 9 аенда реклама эшчәнлеген контрольдә тоту өлкәсендә монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗә ясады.
“Агымдагы елда салынган һәм түләтелгән штрафларның күләме узган ел белән чагыштырганда кимегән. Бу узган ел күбесенчә эре юридик затларның хокук бозучылар сыйфатында ачыклануы (анда штрафларның күләме зуррак) белән бәйле. Быел финанс кризисы аркасында реклама бирүчеләр кимеде. Шунлыктан хокук бозучылар арасында физик затлар һәм шәхси эшкуарлар күп очрый, алар өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә аз күләмдәге штрафлар каралган”, – дип хәбәр итте Е.Костюшин.
Ул шулай ук юридик затларга реклама турындагы законны бозган өчен 40 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотылуын искәртте. Ә шәхси эшкуарлар һәм вазифаи затлар өчен аның күләме 4 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2