Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда реаль хезмәт хакы бер ел эчендә 12,9 процентка арткан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2024 елның гыйнвар – декабрь айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең реаль хезмәт хакы, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 12,9 процентка арткан. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладта шулай диелә.
2024 елның унике аенда уртача номиналь хезмәт хакы 75 644,8 сум тәшкил иткән. 2023 елның унбер ае белән чагыштырганда ул 22,3 процентка арткан.
Шул ук вакытта, декабрь аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы узган елның шул ае белән чагыштырганда 21,6 процентка үскән. Ноябрь белән чагыштырганда ул 37,9 процентка арткан.
Үз чиратында, декабрьдә республика халкының номиналь хезмәт хакы бер елга күчереп исәпләгәндә - 33,4 процентка, бер айга күчергәндә 39,6 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз