news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда реаль хезмәт хакы 11,3 процентка арткан

2024 елның беренче җиде аенда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 11,3 процентка арткан. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладта шулай диелә.

Гыйнвар – июль айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 70 270,3 сум тәшкил иткән. Ул узган елның беренче җиде ае белән чагыштырганда 20,1 процентка арткан.

Шуның белән бергә, аерым алынган июль аенда татарстанлыларның уртача хезмәт хакы елына – 15,4 процентка, ә аена нибары 0,1 процентка арткан.

Үз чиратында, июль аенда республикада яшәүчеләрнең номиналь хезмәт хакы бер елга күчереп исәпләгәндә – 25,9 процентка, бер айга күчергәндә 1,2 процентка артып, 74 986,3 сумга җиткән.

«Татар-информ» агентлыгы Казанның иң югары хезмәт хакы түләнә торган 20 шәһәр арасына керүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100