Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда реаль хезмәт хаклары еллык күрсәткечтә 11,7 процентка арткан

2025 елның гыйнварында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектлары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы еллык күрсәткечтә 11,7 процентка арткан. Бу республиканың социаль-икътисади үсеше турында Татарстанстат әзерләгән докладтан билгеле булды.
2025 елның беренче аенда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 78 003,2 сум тәшкил иткән. Ул 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда 22,9 процентка арткан.
Шул ук вакытта узган елның декабрь ае белән чагыштырганда агымдагы елның гыйнвар аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы 27,9 процентка, ә номиналь хезмәт хакы 26,8 процентка кимегән. Яңа елдан соң хезмәт хакы кимү традицион рәвештә ел саен күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз