news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда реаль хезмәт хаклары бер елда 11,5 процентка арткан

Татарстанда реаль хезмәт хаклары бер елда 11,5 процентка арткан
Фото: «Татар-информ»

2024 елның унбер аенда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5 процентка арткан. Бу Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисадый үсеше турындагы докладтан күренә.

2024 елның гыйнвар-ноябрендә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 72 390,8 сум тәшкил иткән. Ул узган елның унбер ае белән чагыштырганда 20,7 процентка арткан.

Шул ук вакытта ноябрь аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы еллык 8,2 процентка арткан. Октябрь белән чагыштырганда ул 2,3 процентка кимегән.

Үз чиратында республика халкының номиналь хезмәт хакы ноябрьдә еллык чагылышта 17,8 процентка артты һәм айлык чагылышта 0,9 процентка кимеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100