news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 12,9 процентка арткан

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 12,9 процентка арткан

Бу елның гыйнвар-август айларында Татарстан предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларының реаль хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,9 процентка арткан. Бу – Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә.

2023 елның гыйнвар-август айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,8 процентка артып, 58 902 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, июль белән чагыштырганда, август аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы 2,7 процентка арткан. Август өчен номиналь хезмәт хакы июль белән чагыштырганда якынча 3,3 процентка арткан.

2023 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча исәпләнгән иң кечкенә хезмәт хакы — кунакханә һәм җәмәгать туклануы учреждениеләрендә эшләүчеләрдә (35 909,1 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 39 процентка түбәнрәк). Иң зур хезмәт хакы — файдалы казылма чыгаруда мәшгуль булганнарда (95 702,4 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 62,5 процентка югарырак).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елда Россиядә уртача айлык хезмәт хакы биш мең сумнан артыкка үскән. Сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин хезмәт хакы үсеш темпларын киметмәүне таләп итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100