news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 11,2 процентка арткан

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 11,2 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ»

2024 елның беренче сигез аенда Татарстандагы предприятие-оешмалардагы, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларында реаль хезмәт хакы, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,2 процентка арткан. Әлеге мәгълүматлар Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладында бар.

Гыйнвар-август айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 70 764,1 сум булган. Ул узган елның беренче сигез ае белән чагыштырганда 20,2 процентка арткан.

Шуның белән беррәттән, август аен аерым алганда, Татарстан халкының хезмәт хакы узган елныкына караганда 11,8 процентка арткан. Июль белән чагыштырганда 0,2, процентка кимегән.

Августта республика халкының номиналь хезмәт хакы 74 697,2 сум булган. Ул еллыкта 21,8 процентка, ә айлыкта 0,2 процентка арткан.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан халык керемнәре буенча Россиянең беренче 10 төбәгенә арасына әйләнеп кайтты дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot