news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Реаль әти» проекты чаралары узачак

«Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Реаль әти. Аталарга мәгълүмати, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү программасы» дигән проектны гамәлгә ашыра.

Проект җаваплы ата булуны пропагандалауга һәм Россия әтиләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә республиканың хезмәт мрнистрлыгы. 

Проект чаралары Татарстанда да узачак. Шулай итеп, 9 майга «Әтиләребез җырлары» акциясе, ә Халыкара балаларны яклау көнендә «Мин бала булганда» дигән флешмоб планлаштырылган. 8-9 июльдә «Реаль әти» фестивале үткәрү планлаштырыла.

Гаиләләр, бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биреп, үзләренең әтиләре һәм иң яхшы тәрбия үрнәкләре турында сөйли алалар: https://реальныйпапа.рф/

Республикада проектның партнеры булып «Әтиләр берлеге» ТР региональ иҗтимагый оешмасы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100