news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда реабилитация үзәкләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш - 70 процент дәрәҗәсендә

Республикада тернәкләндерү учреждениеләрнең тигезсез урнашу мәсьәләсе дә билгеләп үтелде.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Реабилитация үзәкләрендә медицина һәм педагогик хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителеш оешмаларның 70 процентында гына күзәтелә. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәраков әйтте.

Ул кадрлар белән тәэминат актуаль сорауларның берсе булуын билгеләп үтте. "Бу аеруча районнарда яшәүче гражданнар өчен тернәкләндерү хезмәтләренең үтемлелеген чикли", - ди Илнур Мөбәраков. Ул халыкны сораштыру барышында алынган тискәре бәяләмәләрнең берсе белгечләр җитмәүгә кагылышлы булуын белдерде.

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәкләре 8 муниципаль районда, Казан (3 учреждение) һәм Чаллыда (2 оешма) урнашкан. Олы яшьтәгеләр өчен реабилитация үзәкләре 4 муниципаль районда, Казанда (2 учреждение) һәм Яр Чаллыда эшли.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева урыннарда реабилитация үзәкләре эше өчен югары квалификцияле белгечләр кирәк булуын әйтте. "Һәр муниципаль берәмлектә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре бар. Тик бу муниципаль үзәкләргә мөрәҗәгатьләр аз", - диде.

Илнур Мөбарәков әйтүенчә, аудит барышында тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүдә чират ачыкланмаган. Кешеләрдән уңай бәяләмәләр алынган. Тикшерү чорында елына 13831 кеше реабилитация үткән, шуларның 6400е - олылар, 7400 - балалар һәм үсмерләр. Аудитор тернәкләндерү хезмәтләренең кеше үзе мөрәҗәгать иткән очракта гына күрсәтелүен дә искәртте.

Татарстанда булдырылган дәүләт реабилитация үзәкләре челтәрендә 2018 елның 1 ноябренә 19 реабилитация үзәге исәпләнә, шул исәптән 12 се - физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен, 7 се - олылар өчен. Республикада барлыгы 299 179 инвалид исәпләнә, шул исәптән 15031 кеше - балалар һәм яшүсмерләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100