news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда район һәм авыл мәчетләренә, имамнарга акчалата ярдәм итәчәкләр

Имам булып хезмәт итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә ярдәм һәм азык-төлек күчтәнәчләре бирәләр.

Татарстанда район һәм авыл мәчетләренә, имамнарга акчалата ярдәм итәчәкләр
http://dumrt.ru/

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы һәм катлаулы икътисади вазгыять шартларында республика имамнарына һәм мәчетләренә ярдәм итү чаралары күрү турында фикер алыштылар. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин район һәм авыл мәчетләренә һәм Татарстан имамнарына финанслар бүлеп бирү хакында әйтте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында имам булып хезмәт итүчеләр дә өстәмә ярдәм һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән азык-төлек күчтәнәчләре алачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге чорда сәдакаларның кискен кимүе аркасында мәчетләрдә, бигрәк тә авыл җирлекләрендәге Аллаһ йортларында, авыр финанс хәле күзәтелүен искәртте. Мәчетләр мөселманнарның зәкят-сәдакалары хисабына көн күрә, шушы акчалар торак-коммуналь хезмәтләрне түләп барырга мөмкинлек бирә. Хәзер исә алар акчасыз калды. Имамнар үзләре дә күп очракта күпбалалы гаиләләр тота.

Мөфтинең тәкъдимен мөхтәсибләр бертавыштан хуплады һәм дин кардәшләр тарафыннан да хәзрәтләрне ярдәмнәреннән калдырмауларына өметен белдерде, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта мәчетләргә йөрү вакытлыча туктатылып торуга да карамастан, хәзрәтләр, барлык санитария таләпләрен үтәп, онлайн рәвештә дини эшчәнлекне алып баруларын дәвам иттерәләр, мәчетләрнең эшчәнлеген күзәтчелектә тоталар, шулай ук тәүлек әйләнәсе җеназа озату, исем кушу, никах уку кебек гореф-гадәтләрне халык үтенече буенча башкаралар.

Видеоконференция рәвешендә киңәшмәдә 48 имам-мөхтәсиб һәм 9 казый катнашты. Утырыш Коръән уку белән башланып китте. Кәлам Шәриф аятьләрен Яшел үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100