news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак

Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.

Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). 2019 елда Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«2019 елда гамәлгә ашырылачак проект нигезендә Татарстан Үзәк район хастаханәләренең барлык «ашыгыч ярдәм» машиналары бердәм диспетчерлык үзәгенә караячак. Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак», - дип аңлатты республика сәламәтлек саклау министры.

Әлегә Татарстанда «ашыгыч ярдәм» бригадалары районнар буенча эшли: һәр Үзәк район хастаханәсенең «ашыгыч ярдәм» машиналары бары тик үз районына гына хезмәт күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot