news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Раштуа бәйрәме алдыннан гыйбадәтханәләрдә янгын иминлеген тикшерделәр

Татарстанда Раштуа бәйрәме алдыннан гыйбадәтханәләрдә янгын иминлеген тикшерделәр
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Татарстанда Раштуа бәйрәме алдыннан гыйбадәтханәләрдә янгын иминлеген тикшерделәр. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, профилактик чаралар 245 объектка кагылды.

Храмнарны тикшерү вакытында белгечләр эвакуация юлларының никадәр киң булуын, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системаларының эшен, шулай ук янгын очрагында су белән тәэмин итү чыганакларыннан файдалану мөмкинлеген караган. Кайбер объектларда тренировка рәвешендә эвакуация уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot