Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда рәсми ачылган су коену урыннары исемлеге билгеле

2 июньгә Татарстанда 26 пляж, шул исәптән 19 муниципаль пляж ачылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
10 июньгә кадәр барлыгы кырыкка якын муниципаль пляжны ачарга планлаштыралар. Хәзер аларда әзерлек эшләре тәмалана.
- Казанда «Комсомольское күле», «Аккош күле», «Түбән Заречье», «Тирән күл» пляжы,
- Чаллыда шәһәр пляжы, «Су анасы» пляжы,
- Түбән Кама районында Кызыл Чишмәдә «Кама» пляжы,
- Кама Аланында «Мандарин» пляжы,
- Зәйдә «Зәй-2» шәһәр пляжы,
- Кукмара районында Киндеркүл авылы, Оштырма елгасының сул яры,
- Чистайда шәһәр яр буендагы пляжы,
- Әлмәттә шәһәр күле пляжы,
- Лениногорскида «Түбән күл» пляжы,
- Бөгелмә районында Карабаш бистәсе, «Аквапарк» пляжы,
- Нурлатта Кондырча елгасы паркындагы комлык, Ютазы районында Әбсәләмов бистәсендәге пляж,
- Лаешта «Кама диңгезе» пляжы,
- Балык Бистәсендә Кама елгасы янындагы пляж,
- Тәтештә Идел елгасы янындагы пляжы ачылды.
Ял базасы, шифаханә территориясендә рөхсәт ителгән пляжлар эшли. Алар — Бөгелмә районында «Нептун», «Чайка», «Дружба», «Чайка 2» һәм «Ивушка» ял базасы пляжы, Лаеш районында «Бережок» ял базасы пляжы, Тукай районында «Урман әкияте» шифаханәсе пляжы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз