Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын полициянең 900 хезмәткәре тәэмин итәчәк
Гыйбадәт кылу чаралары 230 православие чиркәвендә уздырылачак
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар вакытында җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын Татарстанның 900 полиция хезмәткәре саклаячак. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм гыйбадәтләре республиканың 230 православие храмнары һәм чиркәүләрендә узачак. 6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә 60 меңгә якын кеше гыйбадәт кылуларда катнашыр дип көтелә.
Иминлекне тәэмин итү максатыннан, гыйбадәт кылулар башланыр алдыннан чара үткәрү урыннарын кинологлар этләр белән тикшереп чыгачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре дини чаралар үткәрелә торган урыннар янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы чаралар уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз