Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башлана
2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башлана.
Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтә, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздыра, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп тарата.
Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 балага финанс ярдәме күрсәтелде. 2022 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли. Шушы максаттан акча җыю турында игълан ителә.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя башлый.
Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, ә йөзем белән исәпләгәндә 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Зәкят түләү өчен нисаб 620 000 сум күләмендә дип билгеләнде (алтын буенча). Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшырды. Быел аларга он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату планлаштырыла.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Барлык колонияләрендә дә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.
- Татарстан Диния нәзарәте оештырган хәйрия чараларында катнашу тәртибе, реквизитлар түбәндәге сылтамада урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз