news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана.

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды
Илнар Төхбәтов

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акцияне Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан итте. Чара авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала.

Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Иң яхшы сәдака — Рамазан ае сәдакасы». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын, диелә хәбәрдә.

Ярдәм итү ысуллары һәм реквезитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100