Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Рамазан аенда ураза тоту вакытын хәбәр иттеләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда ураза тота башлау һәм тәмамлау вакытын хәбәр итте.
Бу айда сәхәр ашау иртәнге намаз вакыты кергәнче тәмамланырга тиеш. Бу вакыт «сәхәр тәмам» дип билгеләнгән. Авыз ачу исә кояш баегач һәм кичке намаз – «ахшам» намазы вакыты кергәч башлана.
Мәсәлән, уразаның беренче көнендә, 1 мартта, Татарстан мөселманнары 4:31 сәгатьтән 17:19 сәгатькә кадәр ашау-эчүдән тыелып торырга тиеш була.
Татарстанда быел Рамазан ае 28 февральдә Кояш баеганнан соң башланып, 29 мартта тәмамлана. 30 мартта мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз