news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Рамазан ае алдыннан хәйрия марафоны башланды

Ел саен игълан ителә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Бүген, 28 февральдә, изге җомга көнендә, Рамазан ае алдыннан Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланып китте.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта.

Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак, диелә хәбәрдә.

Ярдәм итү ысуллары һәм реквизитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100