Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ракка каршы фондтан 300 мең сумнан артык акча урлаганнар
Фондтан акча урлау факты буенча мошенниклык һәм хезмәт вазифасын үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда ракка каршы фондтан 300 мең сумнан артык акча урлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Фонд ике ел элек Республика клиник онкодиспансеры тарафыннан гамәлгә куелган булган. Тикшерү буенча, фонд төзүдә ихтыяҗ булмаган, чөнки 1997 елдан бирле шул максатларда Татарстанда ракка каршы иҗтимагый фонд эшләгән. Яңа шундый ук оешма барлыкка килү акча таралуына китергән.
2017-2018 елларда фонд счетына күчерелгән акчалар онкофонд башлыгы җитәкчелек иткән коммерцияле оешмалар арасында билгеләнгән. Акчалар төрле чаралар, тренинглар һәм конференцияләр үткәрү өчен дә юнәлдерелгән.
Тикшерү ачыклаганча, конференция үткәрүгә 760 мең сум акча күчерелгән, әмма коммерция оешмаларына бу акчаның яртысы гына барып җиткән.
Татарстанда ракка каршы фондтан акча урлау факты буенча мошенниклык һәм хезмәт вазифасын үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз