news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда беренче тапкыр «ракета һөҗүме куркынычы» режимын керттеләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ракета куркынычы булган очракта гамәлләр тәртибе БПЛА һөҗүме янагандагы кебек үк.

Әгәр сез бинада булсагыз, аскы катларга яки подвалга төшәргә кирәк. Урамда булганда, якындагы бинаны яки җир асты кичүен табарга һәм анда ышыкланырга кирәк.

Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычларның фотоларын һәм видеоларын таратырга ярамый – бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итә ала. Материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшырырга, ә пилотсыз очкычлар турында 112 номерына хәбәр итү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot