news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Рәис Кубогына пилотсыз технологияләр чемпионаты башлана

Татарстанда ТР Рәисе Кубогына беренче берләштерелгән пилотсыз технологияләр чемпионаты узачак. Чараны республика җитәкчелеге ярдәме белән ТР Фәннәр академиясе һәм ТР «Три стихии» пилотсыз системалар лигасы оештыра.

Ярышлар 2026 елның августында биш юнәлештә узачак: мобиль гейминг, дроннар узышы, авиамодельләштерү спорты, җилкән спорты (радиоидарә ителә торган яхталар узышы) һәм навигация марафоны. Чемпионатның гомуми приз фонды 2,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

Беренче этап — Mobile Legends: Bang Bang чемпионаты — 17 августта Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Кибер Парк Арена» киберспорт аренасында узачак. Дисциплинаның приз фонды 400 мең сум тәшкил итә. Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Икенче этап 28 августта Лаеш районының Караеш аэродромында узачак. Кунакларны Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән пилотсыз технологияләр күргәзмәсе көтә.

Спортчылар һәм кунаклар 28 августка кадәр рәсми сайтта алдан теркәлә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot