news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һәр мең кешегә 439 вакытлы матбугат туры килә

Икътисади кризис шартларында республикада федераль басмаларга сорауның 2 тапкырга кимүе күзәтелә

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Соңгы мәгълүматлар буенча, республикадагы һәр 1000 кешегә 439 нөсхә вакытлы матбугат туры килә икән. Россия буенча уртача күрсәткеч – 224. Агымдагы елның беренче яртысына Татарстан халкы 1 млн. 650 мең нөсхә басмага язылган. Аларның 65 проценты республика басмаларына, 22 проценты – җирле басмаларга, 13 проценты – федераль басмаларга туры килә. 2005 елда исә, федераль басмаларга язылучылар өлеше 32 процент булган. Икътисади кризис шартларында республикада федераль басмаларга сорауның 2 тапкырга кимүе күзәтелә. Республика басмаларына язылу исә беренче ярты еллыкта 6 процентка кими төшкән. Бу мәгълүматларны бүген “Татмедиа” агыентлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышында Директорлар Советы рәисе Марат Моратов җиткерде.
Ә менә шәһәр-районнарда чыгучы басмаларның тиражлары кимемәгән. Язылу кампаниясен аеруча Аксубай, Әлки, Баулы, Биектау, Менделеевски, Тукай, Сарман районнары, Чаллы һәм Чистай шәһәрләре актив алып барган. Бу чорда дәүләт басмаларыннан “Ватаным Татарстан” белән “Республика Татарстан”, федераль басмалардан “Российская газета”, “Комсомольская правда”, шулай ук “Восточный экспресс”, “Татарстан яшьләре”, “Казанские ведомости”, “Вечерняя Казань” тиражларын арттырган. “Бүгенге кризис шартларында, матбугатка язылу бәясен арттыру турында карар кабул ителде. Редакция җитәкчеләре актив эшчәнлек алып барганда, безнең исәпләүләр буенча, тиражларның кимүе 10 проценттан артмаска тиеш”, - ди Марат Моратов.
Директорлар Советы рәисе төбәк мәгълүмат агентлыклары арасында “Татар-информ” агентлыгының зур нәтиҗәләргә ирешүен аерым билгеләп узды. Моннан 3 ел элек республиканың бу төп мәгълүмат агентлыгыннан тәүлегенә 800 кеше файдаланса, хәзер бу сан 25 меңнән арткан.
Агымдагы елга бурычларга килгәндә, Марат Моратов алар арасыннан “Татарстан-Яңа гасыр” каналының географиясен киңәйтү, аны сыйфатлы программалар белән баету, аерым алганда, “Яшь ТНВ” балалар каналын төзүне, шулай ук республикада китап бастыру өлкәсен модернизацияләүне атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot