news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла

Әлеге белешмәлекләрдә хайваннарда төп йогышлы авыруларның билгеләре һәм саклану чаралары язылган.

Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла
Михаил Захаров

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы авырулар – себер язвасы, бруцеллез, нодуляр дерматит, дуңгызлардагы Африка чумасы, кош гриппы кебек авыруларның билгеләре һәм саклык чаралары язылган”, – диде ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, һәр мал хуҗасы үз малы өчен үзе җавап бирергә, җаваплылык тоярга тиеш.

“Малда теге яки бу үзгәрешләр күзәтелсә (малның егылуы, вакытыннан алда бозавы төшү яки терлекнең үзен гайре табигый тотуы) ул бу хакта мал табибына бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә тиеш”, – ди бүлек башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин һәм 2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагы күзәтелгән дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100