news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һәр көнне меңнән артык электрон “больничный” бирәләр

Татарстан хастаханәләренең яртысыннан артыгы эшкә яраксызлык кәгазен электрон төрдә бирүне үзләштерде.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Татарстан хастаханәләре һәр көнне 1300ләп эшкә яраксызлык кәгазен электрон төрдә рәсмиләштерә. Бу хакта Россия социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстанда 323 медицина оешмасыннан 170е, дәүләтнеке булган кебек шәхсиләр дә, электрон эшкә яраксызлык кәгазе бирә. Яңа хезмәтне гамәлгә кертүче хастаханәләр саны арта бара, диде Гайзатуллин.

Татарстанда бер көн эчендә 3,6 мең кәгазьдәге һәм электрон төрдәге эшкә яраксызлык кәгазе бирелә. Кышын республика халкы ешрак авыргач, аларның саны арта, ә җәен, киресенчә, кими.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot