news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Рәхимле“ дип аталган яңа мәчетне Коръән аятьләре укып ачканнар

“Рәхимле“ мәчете Мамадыш районындагы 56нчы иман йорты булып теркәлгән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 20 октябрьдә Татарстанның "Мамадыш совхозы" бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасын Коръән аятьләрен уку белән башлаганнар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

"Мәчет "Мамадыш совхозы" бистәсен ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен," - дигән Мамадыш башлыгы Анатолий Иванов. Тумышы белән Мамадыш ягыннан булган Нәҗип Нәккаш мәчеткә үзе иҗат иткән шамаилләрне тапшырган. 

“Рәхимле“ мәчете Мамадыш районындагы 56нчы иман йорты булып теркәлгән.

"Катнашучылар тәкъбир әйтеп, Аллаһ йортының эченә узды. Кунаклар белән бергә өйлә намазы укылды. Шуннан соң 2нче лицей ашханәсендә районкүләм Корбан ашы узды. Анда 350 кешегә урын әзерләнгән иде", диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot