news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һәр эшсезгә дүрт вакансия туры килә

20 сентябрьдә Чаллыда вакансияләр ярминкәсе уза.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һәр эшсезгә дүрт вакансия туры килә. Бер атнада төбәктә эшсезләр саны 107 кешегә арткан. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенгә Татарстанда 10224 кеше рәсми төстә эшсез буларак теркәлгән. Эш бирүчеләр республиканың халык мәшгульлеге хезмәтенә 44 мең вакансия тәкъдим иткән. Аларга бер атнада 5276 вакантлы урын тәкъдим ителгән. Бу чорда 680 татарстанлы эшсез дип танылган. Аларның 618е элек эшләгән. 62 кеше оешма ябылу, хезмәткәрләр яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калганнар.

Республикада яшәүче эшсез калган кешеләр Татарстан шәһәрләрендә даими үткәрелә торган вакансияләр ярминкәсендә эш таба ала. Якын арада, 20 сентябрьдә Чаллыда вакансияләр ярминкәсе уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot