news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

Республика хезмәт базарында төрле тармакларда 35 меңнән артык эш урыны исәпләнә.

Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә
Султан Исхаков

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә. Декабрь аенда хезмәт базарында шундый мәгълүматлар теркәлгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«1 декабрь мәгълүматларына караганда, республика мәшгульлек хезмәтендә 11 мең 700 кеше исәптә тора. Чагыштыру өчен: 2012 елда аларның саны 28 меңгә җиткән. Икътисади кризис хөкем сөргәндә (2009, 2010 еллар) республикада 56 мең эшсез кеше һәм 6 мең вакансия исәпләнгән», - дип искәртте министр.

Бүгенге көндә республика хезмәт базарында 35 меңнән артык вакансия бар. Аларның барысы да «Труд всем» порталында тәкъдим ителгән.

«Республикада бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан төрле программалар гамәлгә ашырыла. Алар яңа эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән. Әгәр эшкуар үз районында 3-4 эш урыны ача икән, без моны яхшы казаныш дип саныйбыз», - диде Эльмира Зарипова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100