news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр эшсез кешегә дүрт вакансия туры килә

Бер атнада 373 кеше эшсез калган.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һәр эшсез кешегә 4 вакансия туры килә. Республикада 10 мең 192 кеше рәсми төстә эшсез буларак теркәлгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш бирүчеләр республика халык мәшгульлеге хезмәтенә 44 мең 867 вакансия турында мәгълүмат калдырган. Алар бер атнада гына да 3802 яңа вакантлы эш урыны тәкъдим иткәннәр. Бүгенгә республикада теркәлгән эшсезләр эшче көчләрнең 0,5 процентын тәшкил итә.

Бер атнада Татарстанда эшсезләр 182 кешегә кимегән. Шул ук вакытта 373 кеше эшсез калган. Аларның 325е элек эшле булган, 25 кеше оешма ябылу яки хезмәктәрләр штатын кыскарту аркасында рәсми төстә эшсез статусына ия булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100