news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр бишенче архив документын цифрлы форматка күчерәчәкләр

Татарстан Дәүләт архивы 2020 ел ахырына кадәр якынча 4,5 млн документны цифрлаштырачак.

Татарстанда һәр бишенче архив документын цифрлы форматка күчерәчәкләр
Михаил Захаров/архив, Адбул Фархан

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт архивы еш кулланыла торган архив материалларының 20 процентын – якынча 4,5 млн документны – цифрлы форматка күчерәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

“Бүген документларның 7,5 проценты – цифрлы форматта. Безнең бурыч – 2020 ел ахырына кадәр еш кулланыла торган цифрлы документларны 20 процент итү. Əлеге күрсәткеч якынча 4,5 млн документ булачак. Без моңа ирешә алырбыз дип уйлыйм”, – диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе республикада 21 уникаль архив материаллары цифрлы форматка күчерелүен ассызыклап үтте. Моннан тыш, республикада 64,8 мең аеруча кыйммәтле документларны цифрлаштыру төгәлләнеп килә.

Татарстан Дәүләт архивы саклана торган документлар күләме буенча Россиядә дүртенче урында тора. Документларны цифрлаштыру Россиядә эшләнгән инновацион эзләү системасы ярдәмендә кирәкле мәгълүматны тизрәк табарга мөмкинлек бирәчәк.

Архив документларын цифрлы форматка күчерү нәтиҗәсендә аларны бүгенге көндә өйдән дә карап була. 2019 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт архивының виртуаль уку залына 4 мең 761 тапкыр килгәннәр. Теләк белдергәннәр читтән торып тугыз тематик мәгълүмат базасы белән таныша алды.

“Бүгенге көндә иң борынгы, иң кирәкле документларның скан-күчермәләре цифрлаштырылган һәм системага кертелгән”, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Алмаз Ибраһимов.

Киләчәктә электрон уку залы киңәйтеләчәк. Бу, мәсәлән, булачак пенсионерларга Интернет аша хезмәт стажын раслау турында архив белешмәсе алырга мөмкинлек бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100