news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр 5 нче гаилә ТКХ өчен фактик билгеләнгән сумманың яртысын гына түли

Былтыр ТКХ өчен түләүгә барлыгы 2,683 млрд. сум сарыф ителгән

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда быел торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташлама алучы халык арасында, мәсәлән, Алабуга гаиләләренең 21 проценты шушы мөмкинлектән файдаланса, Менделеевскида - 19, Югары Осланда - 16, ә Казанда - 4 проценты гына. Бу исә, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, халыкның урыннарда керемнәре югарырак һәм торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасының очсызрак булуына бәйле. Гомумән алганда, быел республикада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган субсидия күләме былтыргыдан 5-9 процентка арткан, чөнки субсидия түләнгәндә гаиләнең соңгы 6 айдагы кереме буенча исәпләнә, дип аңлатты ул.

 Быел гыйнварда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 334140 «федераль» (аның уртача күләме - 448,95 сум) һәм 346120 «региональ» (уртача күләме – 330,39 сум) ташламалардан кулланучы субсидия-ташлама ала, шул рәвешле, Татарстанда һәр 5 нче гаилә ТКХ өчен фактик билгеләнгән сумманың яртысын гына түли булып чыга, дип белдерде Н.Бутаева бүген шул мәсьәлә буенча Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында барган матбугат конференциясендә.

Җыеп кына әйтәндә, былтыр ТКХ өчен түләүгә барлыгы 2,683 млрд. сум («федераль» ташламачыларга – 1,485 млрд. сум, «региональ» ташламачыларга – 1,198 млрд. сум) акча сарыф ителгән булган. Министр урынбасары искәрткәнчә, әгәр фатирда берничә милекче булса, аларның һәрберсе субсидиядән үз өлешенә дәгъва кыла ала һәм, анда яшәү-яшәмәвенә карамастан, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тиеш була, ә субсидия исә гаиләгә исәпләнелә.

Искәртеп үтәбез: әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасы гаилә кеременең (шуңа хезмәт хакы, пособие, пенсия, башка түләүләр дә керә) 21 процентыннан зуррак икән,  ул субсидиягә хокуклы. Бер тапкыр гариза язып, тиешле документларны социаль яклау органнарына тапшырганнан соң 6 ай үткәч янә язасы һәм соңгы 6 айда булган керемнәр турында белешмәнең яңасын китерәсе. Гариза әгәр айның 15еннән соң язылса, субсидия киләсе айдан гына исәпләнелә. Әгәр 6 айда гаиләнең керемнәре булмаса, аның субсидиягә хокукы юк, эшсезлек буенча мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр исә, киресенчә, моңа хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100