news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Р-239 юлында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чиклиләр

Хәрәкәт, юлда ремонт үткәрелү сәбәпле, бер полоса буенча оештырылачак.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 16 апрельдә Татарстанда Р-239 автоюлының Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан белән чик 234 нче чакрымында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта “Волго-Вятскуправтодора” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Трассада 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә хәрәкәт бер полоса буенча гына оештырылачак. Бу Колшәрипов-Әлмәт 74 чакрымындагы ремонт эшләре белән бәйле.

“Төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгәч тә, хәрәкәт штат режимында булачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100