news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Путин программасы буенча 1 млрд сумлык 474 ташламалы ипотека бирелгән

Бер атна эчендә республикада ипотека алу өчен 167 льготалы кредит бирелгән.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Әлеге минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының Россия Федерациясендә торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләсе буенча эшче төркеме утырышын үткәрә. Көн тәртибендә төзелеш тармагына ярдәм итү чаралары белән бәйле мәсьәләләр карала. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов эшче төркемне җитәкли, утырыш Мәскәүдә видеоконференция режимында уза. Соңгы киңәшмә 12 мартта булган иде. Соңгы айларда төзелеш тармагына төзәтмәләр кертелде. Ил Президенты тарафыннан шактый чаралар кабул ителде — бу елына 6,5 процент белән яңа торакка ипотека кредиты бирүнең ташламалы программасы», — диде спикер.

Республикада льготалы ипотека кредиты программасы буенча барлыгы 1 млрд сумлык 474 кредит бирелгән, шул исәптән 167 кредит соңгы атнада бирелгән. Шулай ук Мәскәүдәге киңәшмәдә алданган өлешчәләр проблемасы һәм төзүчеләргә субсидия бирү программалары турында да фикер алышалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100