Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Пушкин картасы»ннан 400 меңгә якын яшь кеше файдалана
Татарстан – «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң актив төбәкләренең берсе. 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре нигезендә, республикада 400 меңгә якын кеше программага кушылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Республика рәсмиләштерелгән карталар һәм сатылган билетлар саны буенча илнең лидер төбәкләре бишлегенә керә.
Татарстан яшьләре ел башыннан бирле мәдәни чараларга 229 миллион сумнан артык акча сарыф иткән. Бу күрсәткеч буенча республика РФ субъектлары арасында беренче урында.
Уртача алганда, «Пушкин картасы»н кулланучы бер кеше елына 2-3 чарада катнаша. Иң актив аудитория – 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр.
Яшьләр арасында кинотеатрлар, мәдәният сарайлары, театрлар, музейлар һәм концерт мәйданчыклары популяр. Программадан иң актив файдаланучылар – Чаллы шәһәре, шулай ук Чистай, Тәтеш, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында яшәүчеләр.
«Пушкин картасы» программасы Россия Президенты инициативасы белән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз