news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Пушкин карталары»ның кинотеатрларда кулланылышын арттырырга җыеналар

«Пушкин картасы» яшьләр программасын Татарстан кинотеатрлары өчен нәтиҗәлерәк тормышка ашыру максатында юл картасы эшләргә кирәк, дип белдерде республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова. Ул «точкалы эшкәртү» өчен пилот кинозаллар сайларга тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

«Киноны буш залларда күрсәтмәс өчен, фильмнарны, күрсәтү вакытын һәм тәкъдим ителгән контент кызыклы булган аудиторияне билгеләргә кирәк. Әйдәгез, безнең кино учреждениеләребезгә төрле фишкалар кертик», - диде Әдһәмова Казандагы республика киңәшмәсендә.

Ул бу тәкъдимне эшләү өчен берничә сынау кинотеатры сайланачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстан «Кино» категориясендә «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда Россиянең кайбер төбәкләреннән артта кала. Шул ук вакытта республикада бу юнәлеш буенча лидерлар санына керә торган районнар да бар. Мәсәлән, Чистай һәм Нурлат.

«Пушкин картасы» бөтенроссия программасы 2021 елның 1 сентябреннән РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр театрларга һәм музейларга, концертларга бару өчен шул карта белән түли ала. Картадагы сумма елына 5 мең сум тәшкил итә. 2022 елның февраленнән программага кинотеатрлар керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100