Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда менталь тайпылышлы кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәмгә чыгымнар расланды
Татарстанда 2024-2026 елларга «Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү» хезмәтенә чыгымнарның җан башына нормативы расланды. Бер хезмәт өчен ул 40 272 сум 64 тиен булыр дип көтелә. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Документ нигезендә, норматив 2022-2026 елларга Татарстанда аутизм спектры авырулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләргә комплекслы ярдәм итү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз