news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда психик авырулы ата кеше кечкенә улын металл трос белән буып үтергән

1 гыйнвар көнне Биектау авылында фаҗига булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Якынча мәгълүматларга караганда, табиб-психиатрда исәптә торучы 34 яшьлек ир-ат үзенең 7 яшьлек улын металл трос белән буып үтергән. 

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада ир-атка карата чик кую чарасы сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot