news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда простата рагыннан ел саен 400 ир-ат үлә — онколог

Республика клиник онкология диспансерында әлеге диагноз белән 6,5 меңнән артык кеше исәптә тора.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда простата рагыннан ел саен 400 ир-ат үлә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.

«2016 елда Татарстанда 1400 кеше простата рагы белән авырган. Әлеге чирдән үлү очраклары 100 меңгә 23 кеше тәшкил итә. Республика клиник онкология диспансерында әлеге диагноз белән 6,5 меңнән артык кеше исәптә тора», - диде белгеч.

Шунысын да искәртик: Татарстанда хәзерге вакытта «БороДабрь» акциясе уза. Ул җәмәгатьчелек игътибарын ир-атлар арасындагы онкология проблемаларына җәлеп итәргә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100