Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда прокурор вазифасына билгеләү тәртибе үзгәртелде
Прокурор Федерация Советы белән консультациядән соң билгеләнә һәм вазифасыннан Россия Президенты тарафыннан азат ителә ала.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков тарафыннан кертелгән «Татарстан Республикасы Прокуроры вазифасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законы үз көчен югалтты дип таныды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2020 елның 4 июленнән Россия Федерациясе Конституциясенең беренче маддәсендә каралган «Ачык хакимиятне оештыру һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә керде.
Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, әлеге төзәтмәләр республика законнарын кыска вакыт эчендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләргә туры китерергә мөмкинлек бирәчәк.
Күрсәтелгән төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе Конституциясенең РФ субъектлары прокурорлары вазифасына билгеләү тәртибен билгели торган 129 маддәсенең 4 өлеше яңа редакциядә бәян ителде, аның нигезендә РФ субъектлары прокурорлары Федерация Советы белән консультацияләрдән соң Россия Президенты тарафыннан билгеләнәләр һәм азат ителәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз