news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда прокуратура Татфондбанк кертемчеләрен яклап, судка 200 шикаять биргән

Прокуратураның 127 шикаяте суд тарафыннан тикшерергә билгеләнгән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә, Татфондбанкның үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә яклый алмаган кертемчеләре мәнфәгатен кайгырткан прокурорлар тарафыннан судка 200 шикаять җибәрелгән, шуларның 127 се суд тарафыннан тикшерергә билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Элегрәк Казанның Вахитов районы суды Татфондбанкның дүрт кертемчесе буенча прокуратура шикаятьләрен канәгатьләндерде.

Шәһәрләр һәм районнар прокурорлары, банк кертеме килешүен гамәлдән чыгару һәм «ТФБ Финанс» инвестицион компаниясенә акчаларны күчерү белән бәйле, Татфондбанкның зыян күргән кертемчеләренең хокукларын торгызу буенча эшне дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot