news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда прокуратура 140 эшчегә хезмәт хакларын түләткән

Агымдагы елның август-сентябрь айларында хезмәт хакы буенча бурыч 1,7 миллион сумнан арткан.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районы прокуратурасы “Катыргы-полиграфия эшләнмәләре” уку-производство предприятиесенең 140 хезмәткәренә хезмәт хакы түләмәү фактын ачыклаган, дип хәбәр итте прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча предприятие директорына карата “Билгеләнгән вакытта хезмәт хакы түләмәү” маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш ачылган.

Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелгән. Директор исеменә хокук бозуны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелгән. 

Прокуратура хезмәткәрләре ярдәме белән 1 миллион сумнан артык бурыч түләтелгән. Хезмәт хакы буенча бурычларны тулысынча түләтеп бетерү прокуратура контроленә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot