Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда профессиональ хатын-кызлар хоккей командасы оешырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов республикада хатын-кызлар хоккееның киләчәге турында сөйләде.
(Түбән Кама, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов республикада хатын-кызлар хоккей командасын булдыру мөмкинлеге турында сөйләде.
«Хатын -кызлар хоккее турында төгәл күзаллаулар бар, ләкин алдан әйтми торабыз», - диде Шәйхетдинов журналистларга хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы алдыннан узган матбугат конференциясендә.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, моның өчен шартлар булдырылган. «Яңа Савин районында яшәү, туклану урыны булган база булдырырга җыенабыз. Эш бара, кайчан әзер булыр, әлегә әйтә алмыйм. Шулай ук без инвестор эзлибез. Киләсе атнада җитәкчелек киләчәк, ул мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз