news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда профессиональ авырулары булган кешеләр саны арта

Бүген Казан дәүләт медицина университетында Татарстанда профессиональ патология хезмәтен оештыруга 50 ел тулуга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина университетында Татарстанда профессиональ патология хезмәтен оештыруга 50 ел тулуга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Республика профессиональ патологияләр үзәге коллективын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исеменнән министрлыкның дәвалау-профилактика идарәсе башлыгы Ирина Малышева, Казан дәүләт медицина университетының фәнни эш буенча проректоры Андрей Киясов котладылар. Ирина Малышева сүзләренә караганда, эшләгән кешенең сәламәтлеген кайгырту, саклау, аның эшкә сәләтен тәэмин итү Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк бурыч булып тора. Тарихка килгәндә, Казанда профессиональ авырулар хезмәтен оештыру һәм аны Казан дәүләт медицина институтында укыту университетның факультет терапиясе кафедрасы доценты Исаак Голубовский исеме белән бәйле. 1959 елда башкалабызның 12-нче шәһәр хастаханәсендәге терапия бүлегендә профессиональ авырулар булган кешеләр өчен 10 койка булдырыла. 1989 елда бүлек нигезендә Республика профессиональ авырулар үзәге ачыла.
Ирина Малышева бүген шул үзәктә эшләүче профпатологлар хезмәтен югары бәяләде. Хезмәт эшчәнлегенең алдагы бурычларын билгеләгәндә, ул: “Хезмәтне оптимальләштерү чорында профессиональ авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүнең бердәм стандартларын булдыру зарур. Медицина тикшерүен уздыру сыйфатын күтәрү, белгечләр белемен камилләштерү эшегезне нәтиҗәле итәчәк”, - дип белдерде. Министрлык белгече профессиональ патологияләрне ачыклау һәм дәвалау эшен оештыручы – министрлыкның баш штаттан тыш профпатологы Зөһрә Бирхеевага министрның Мактау грамотасын тапшырды.
Республика профессиональ патологияләр үзәге җитәкчесе Зөһрә Бирхеева үз чыгышында республикадагы профессиональ авырулар хезмәтенең тарихы, бүгенге уңышлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Татарстанда эре, урта ширкәтләрдә эшләүчеләр, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны миллион белән исәпләнә. 300 меңгә якын кеше - сәнәгать, 89 меңнән артыгы – төзелеш, 106 меңнән артыгы авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшли. Аларның сәламәтлеген даими тикшерү эшен Республика профессиональ авырулар үзәге алып бара. Белгеч сүзләренә караганда, Татарстанда медицина-санитария һәм профессиональ авырулар булган очракта махсус ярдәм күрсәтүне оештыру эше норматив документларга нигезләнә. Узган ел белгечләр эшчеләрнең 93 процентының сәламәтлеген тикшерә. “Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Спасс, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында профпатологлар начар эшли, чөнки анда бер профессиональ патология дә теркәлми. Шул ук вакытта Яр Чаллыда авыручылар саны арта. Аеруча профессиональ авырулар “КАМАЗ-металлургия” заводы эшчеләрендә табыла”, - диде Зөһрә ханым.
Татарстанда эшчеләр сәламәтлеген 100 белгеч тикшерә. Республикабызның 11 районында профпатологлар юк дип, проблеманы күтәрә Зөһрә ханым. Кукмара, Балтач районнарында исә профпатологлар үз эшен тырышып башкара. Зөһрә Бирхеева әйткәнчә, соңгы вакытта медицина тикшерүе эшен шәхси медицина оешмалары да үткәрә башлады. “Аларның күбесе профессиональ авырулар турында аз белә. Мин белгечләргә бу юнәлештә белем тупларга, камилләштерергә киңәш итәр идем”, - диде белгеч.
Конференциядә әйтелгәнчә, эшчеләрдә еш нейросенсорлы начар ишетү, сулыш органнары авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты һәм периферия нерв системасы авырулары табыла. Алар белән күбрәк металлургия, әзер металл әйберләрен җитештерү, авыл хуҗалыгы, авиатөзелеш өлкәләрендә эшләүчеләр авырый. Шуның өчен ширкәтләр җитәкчеләре белән эшчеләргә тиешле эш шартларын булдыру турында даими сөйләшүләр алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100