news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда профессиональ авыруларны дәвалау мәсьәләсе күтәреләчәк

23 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетында Татарстанда профессиональ патология хезмәтен оештыруга 50 ел тулуга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 23 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетында Татарстанда профессиональ патология хезмәтен оештыруга 50 ел тулуга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә.
Илебездә эшләүче халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелә. Татарстанда эре, урта ширкәтләрдә эшләүчеләр, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны миллионга җитә. 300 меңгә якын кеше - сәнәгать, 89 меңнән артыгы – төзелеш, 106 меңнән артыгы авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшли. Эшләүчеләрнең хезмәт шартлары сәламәтлеккә һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсенә тәэсир итүче факторларның берсе булып тора. Казанда профессиональ авырулар хезмәтен оештыруны һәм аны Казан дәүләт медицина институтында укытуны үз өстенә факультет терапиясе кафедрасы доценты Исаак Голубовский ала.
Профессиональ авырулар буенча беренче консультация 1958 елның 20 гыйнварында 27 ел буе машинистка булып эшләгән хатын-кызга бирелә. Аңа “өске очлыклар ангионеврозы” дигән диагноз куела.
1959 елда башкалабызның 12-нче шәһәр хастаханәсе терапия бүлеге нигезендә профессиональ авырулары булган кешеләр өчен 10 койка булдырыла. 1962 елда Казан дәүләт медицина институтында профессиональ патология курсы ачыла. Аның белән доцент Исаак Голубовский җитәкчелек итә. Бу вакытка 12-нче шәһәр хастаханәсендә 40 койкага исәпләнгән бүлек тә эшли башлый. Анда кешеләрне дәвалый башлыйлар. 1989 елда профессиональ авырулар бүлеге Республика профессиональ авырулар үзәгенә үзгәртеп корыла. Аның нигезендә медицина университетының медицина экологиясе курсы белән гигиена, хезмәт медицинасы кафедрасының профессиональ авырулар курсы укытыла башлый.
Ел саен Татарстанда озак дәвамлы профессиональ авырулар белән чирләүнең 200 очрагы теркәлә. Авырулар арасында начар ишетү, сулыш органнары авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты һәм периферия нерв системасы авырулары еш тарала. 26,6 процент очракта профессиональ авырулар хатын-кызларда теркәлә. Мондый төр авырулар металлургия, әзер металл әйберләрен, авыл хуҗалыгында җитештерү, очкычлар ясау өлкәләрендә эшләүчеләрдә ешрак күзәтелә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100