news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда проектлау стадиясендәге спорт корылмалары исемлеге билгеле

Проектлау стадиясендә ун объект исәпләнә.

Татарстанда проектлау стадиясендәге спорт корылмалары исемлеге билгеле
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда проектлау стадиясендәге спорт корылмалары исемлеге билгеле. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Хәзерге вакытта проектлау стадиясендә ун объект исәпләнә. Казанда Гаврилов урамында киләчәктә Фигуралы шуу төбәк үзәге төзелергә тиеш. Шул ук урамда Комлыктагы спорт төрләре төбәк үзәген төзү ниятләнә.

Алексеевск районында һәм Яр Чаллыда ясалма бозлы өсте ябулы ике шугалак сафка басачак. Лаеш районында һәм Казанның «Тасма» стадионында ике универсаль спорт залы төзелер дип көтелә.

Казанда Химиклар урамында «Форвард» спорт комплексы белән янәшә йөзү бассейны төзүне планлаштыралар.

Мирный бистәсендә Чаңгы-биатлон базасы төзелеше көтелә. Казанда «Олимпиец» спорт комплексына янкорма төзелергә мөмкин. Балтач районында Чепья авылында спорт залы төзелеше ниятләнә.

 Брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов быел төзеләчәк спорт корылмалары турында сөйләде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100