Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүдә проблемалар юк - Марат Әхмәтов
Министр, август аенда кайбер товарларны кертүгә санкцияләр кабул ителгәннән соң, республика азык-төлек базарындагы вазгыять турында сөйләде
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген видеоконференция режимында узган традицион атналык киңәшмә вакытында ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2014 елның августында кайбер товарларны читтән кертүгә санкцияләр кабул ителгәннән соң, республика азык-төлек базарындагы вазгыять турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Ресурс ягыннан республикада продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүдә проблемалар юк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Азык-төлек товарларының төп 40 төренә көндәлек мониторинг уздырыла", - диде.
Министр китергән мәгълүматлар буенча, 2014 елның августыннан сыер итенә уртача бәя 3,2 процент арткан, дуңгыз итенә - 1,9, тавык итенә - 4,8 процентка. Йомырка бәясе 8,4 процентка күтәрелгән, әмма М.Әхмәтов сүзләренчә, бүгенгә ул, 2013 елның ноябре белән чагыштырганда, арзанрак тора.
"Идел буе округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, республикада азык-төлеккә бәяләр иң арзаннардан берсе", - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык эшкәртү предприятиеләре белән хәзерге вакытта Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне күбрәк җитештерү турында сөйләшүләр бара. Бу - казылык эшләнмәләре, куертылган сөт һ.б. продукция
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Казан белән Чаллыда уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы өчен зур ярдәм булып тора. Алар Казанда 7, Чаллыда 3 мәйданчыкта үткәрелә. Ярминкәләрдә 600 миллион сумлык продукция сатылган, шул ук вакытта, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәпләүләре буенча, республика халкы 100 миллион сумлап акчасын янга калдырган. Хәзерге вакытта әлеге ярминкәләр хисабына республикада халыкны карабодай ярмасы белән тәэмин итү мәсьәләсе чишелә.
Марат Әхмәтов билгеләп узганча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының зур сәүдә челтәрләрендәге бәя формалаштыру механизмына катнашы юк, шуңа да ул республиканың Сәнәгать министрлыгын бәя куелышын контрольдә тоту эшенә керешергә чакырды. Шул ук вакытта министр августтан башлап сәүдә челтәрләрендә Татарстанда җитештерелгән продукциянең берникадәр артуын хәбәр итте.
"Ярминкәләр - безнең авыллар өчен зур йөкләмә, әмма бу мөһим эш, - диде Рөстәм Миңнеханов министрның докладыннан соң. - Ярминкәләр бирегә сатарга килгән кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш", диде ул.
Президент шәһәр җитәкчеләренә ярминкә мәйданнарына үзләренә барырга йөкләде: "Ярминкә - безнең шәһәрләр халкы өчен зур бәхет, һәм авыл кешеләрен тиешенчә каршыларга кирәк, алар шул исәптән шәһәр җитәкчеләренең дә кызыксынуын күрергә тиеш".
"Сәүдә челтәрләре буенча да бездә йогынты механизмнары бар, аларны да файдалану зарур", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз