news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда приюттан качкан өч яшүсмерне эзлиләр

Татарстанда инде тәүлек буе Чүпрәле районындагы «Җылы йорт» приютыннан качкан өч яшүсмерне эзлиләр. «Татар-информ»га бу мәгълүматны оешманың директоры Илһам Баһаутдинов раслады.

Приюттан 17 һәм 12 яшьлек ике туган, шулай ук аларның 15 яшьлек дусты качкан. Приют җитәкчесе мәгълүматларына караганда, малайлар Кукмара районына таба юл тотарга мөмкин, бертуганнар шул якларда туган.

Яшүсмерләр югалу турындагы мәгълүматны «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә расладылар. Хәзер аларны эзләү эшләре бара.

Яшүсмерләрнең кайда булуын белүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең дежур частенә 02; 8-927-414-34-68 телефон номерларына яки приютка 8-(84375)-3-55-48 номерына шалтыратып әйтә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot