news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак

Һәр табиб, бу базага кереп, прививкалар турында мәгълүмат ала алачак.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда халыкка ясалган прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак. Бу проект Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта ЕГАИСта (Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы) “вакцинопрофилактика” бүлекчәсе эшләнә. “Һәр табиб, бу базага кереп, мәгълүмат ала алачак. Вакцинация вакытында прививка кайчан ясалганын беләчәк”, - дип белдерде Виниченко.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина прививканы тулысынча сәламәт вакытта гына ясатырга яравын искәртте. “Вакцинация алдыннан, участок терапевты яки участок педиатры пациентны тикшерә. Хосусый үзәктә табиб күзәтүеннән башка гына прививка ясатам, дип уйлау ялгыш. Тиздән прививкалар буенча бердәм база булдырылачак, бу кирәгеннән артык яки тиешсез вакытта кадатмау өчен кирәк”, - дип аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot