news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткән

Түләмәүчеләрдән тотып калу өчен, гомуми бурычның миллиард сумнан артуы турындагы документлар республика оешмаларына җибәрелгән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткәннәр. Бу турыда РФ Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат секретаре Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Августта республикада алиментлар буенча бурыч 16 млн сумга кимегән.

Балаларга яки эшкә яраклы булмаган ата-аналарга алимент түләмәгән өчен 601 җинаять эше кузгатылган. Түләмәүчеләрдән тотып калу өчен, гомуми бурычның миллиард сумнан артуы турындагы документлар республика оешмаларына җибәрелгән.

Вазифасын үтәмәүчеләрне җаваплылыкка тартуның бурычны түләүдән азат итмәве искәртелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot