news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Президент вазифасына кандидатлар өчен имза җыя башладылар

Республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителде.

Татарстанда Президент вазифасына кандидатлар өчен имза җыя башладылар
Солтан Исхаков

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты вазифасына документлар кабул итүне тәмамлады, хәзер кандидатларны тәкъдим итүне хуплап, имза җыю башланды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстан Президенты вазифасына кандидатларны тәкъдим итү өчен документлар кабул итү рәсми рәвештә 12 июльдә төгәлләнде. Хәзер кандидатны тәкъдим итүне хуплап, имзалар җыю бара. Һәр кандидат республиканың муниципаль берәмлекләре депутатларыннан 387 имза җыярга тиеш. Документлар тапшырганнан соң, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатлар биргән белешмәләрнең дөреслеге тикшереләчәк», — диде Кондратьев.

Татарстан Президенты постына кандидатлар бары тик сәяси партияләрдән генә тәкъдим ителде, үз-үзеңне күрсәтү законда каралмаган. Теркәлгән кандидатлар исемлегендә биш фамилия бар, алар арасында республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та бар — ул «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителде.

«Гадел Россия» партиясе үзләреннән кандидат итеп Альмир Михеевны, «Россия коммунистлары» Альфред Вәлиевне тәкъдим итте. ЛДПРдан Владимир Сурчилов, ә «Үсеш партиясе»ннән Олег Коробченко кандидат булды.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot