news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Президент сайлауларында бюллетеньнәр ике телдә булачак

Алда көтелгән Россия Президентын сайлауларга Татарстан Республикасы халкы өчен сайлау бюллетеньнәре ике телдә — рус һәм татар телләрендә әзерләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Теркәлгән кандидатларның исем, фамилия һәм әтиләренең исемнәре бюллетеньдә алфавит тәртибендә урнаштырыла. Һәрберсе каршында кандидат турында кыскача мәгълүмат күрсәтелә: туган елы, яшәү урыны, эше һәм сайлауларда катнашу өчен кем тарафыннан тәкъдим ителгәнлеге.

Өстәмә рәвештә сәяси партия һәм анда кандидат статусы турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Бюллетеньдә һәр кандидатка тигез мәйдан бүлеп бирелә.

Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү өчен сайлау бюллетене текстларының эчтәлеген раслады.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дәүләт башлыгы вазифасына дүрт кандидат теркәлгән. Алар — Россиянең гамәлдәге лидеры Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итүче буларак), Леонид Слуцкий (ЛДПРдан), Николай Харитонов (КПРФтан) һәм Владислав Даванков (»Новые люди» партиясеннән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100